уйлар

Кайда-кайда? Карагандада!

Урыс арасында: «Где?» – дип төпченә башласаң, «Где-где? В Караганде!» – дип җавап бирәләр. Ни сәбәпле шулай телгә кергән соң ул Караганда? Анда кемнәр яши? «Кайда-кайда?» – дия торгач, Карагандага да барып чыгарга туры килде.


Бер көнлек һәйкәл

Чынлыкта бу шәһәрнең исеме Караганда түгел, ә Караганды икән. СССРдан бәйсезлек алгач, биредәге бөтен атаманы казахчага үзгәртә башлаганнар: Алма-Ата – Алматы, Караганда Карагандыга әйләнгән. Казахстан далалары уртасында урнашкан Караганды Евразиянең нәкъ уртасы исәпләнә. Зурлыгы буенча ул Алматы, Астана һәм Шымкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында: мәйданы 550 мең квадрат километр. Караганды – чагыштырмача яшь шәһәр, аңа 82 ел элек нигез салынган. Биредә казах, урыс, татар, украин, нимес, кореялы, белорус, әзербайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.

“Караганды”ның килеп чыгышы турында төрле фаразлар яши. Аларның берсе буенча, шәһәр исеме бу якларда күпләп үсүче сары сәрби – “караган куагы”на бәйле, диләр. Казах теленнән Караганды – “куе кара кан” дип тә тәрҗемә ителә, ягъни бу якларда табылучы кара күмергә ишарә ясала.

Шахтерлар шәһәре булса да, ул Казахстанның икътисади һәм мәдәни мәркәзе булып исәпләнә. Биредә бөтен дөньяга мәгълүм театр, музейлар, алты дистәгә якын һәйкәл бар. Шуларның иң күренеклеләре – “Сөенче”, “Кубыз”, шәһәрнең символына әйләнгән “Шахтерская слава” монументы.

Биредә шулай ук татарлар белән бәйле ике мемориаль такта да бар. Аның берсе – 1931 елда Карагандыга килеп “стахановчылар хәрәкәте”н җәелдергән, яшь шахтерлар тәрбияләүгә күп көч куйган, Социалистик Хезмәт Герое, 4 орден кавалеры Галимулла Хәйруллин, икенчесе даны бөтен СССРга таралган “Революциянең 50 еллыгы” исемендәге шахта директоры Хәмәт Халфинга багышланган.

Ә 2011 елның 28 нче маенда шәһәрнең нәкъ уртасында “Кайда-кайда? Карагандада!” дигән уникаль һәйкәл торгызган булганнар. Канатлы әйтемгә дөньяда беренче һәм бердәнбер куелган һәйкәл буларак ул Гиннессның Рекордлар китабына да кертелгән. Һәйкәлгә акчаны бөтен шәһәр белән җыйганнар. Ул берничә фигурадан гыйбарәт: анда “Кайда-кайда?” дип сорау бирүче юлчы, кулларын җәя-җәя “Карагандада!” дип җавап кайтаручы, “Караганда 0 км”, “Астана”, “Москва” дигән күрсәткеч такта кадакланган өч метрлы багана һәм казах далалары хуҗасы – байбак басып тора. Әлеге һәйкәлне торгызу фикере Казахстанда туып-үскән шоумен, “На-на” төркеменең продюсеры Бари Алибасовның башына килгән. Ул бу турыда әле 1999 елда үзенең “Бредни Бари” тапшыруында сүз кузгаткан икән. Ниһаять, 12 елдан соң аның бу хыялы тормышка ашкан, әмма һәйкәл ачылган көнендә үк җимерелгән. Дөресрәге, ул көнне һәйкәлнең аерым өлешләренә атлана-атлана фотога төшкән халык аны шактый таушаткан. Өстәвенә, футбол матчыннан соң җанатарлар командалары җиңү сөенеченнән аны тәмам эштән чыгарганнар. Шуннан соң һәйкәл калдыкларын җыештыргалап реставрациягә җибәргәннәр һәм “Дөньяда бер генә көн торган һәйкәл” хөрмәтенә Гиннессның Рекордлар китабына тагын бер рекорд теркәгәннәр...

Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев, А.Фонвизин кебек күренекле шәхесләр “утырган”. Караганды Русия чикләренә нибары 1000 чакрым гына булгангамы, монда һава торышы да бездәгегә охшаш. Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура минус 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәүдән ике сәгатькә алда бара.

Инде тарихына килсәк, Караганды җирләре турында төрле легендалар бар. Шуның берсе буенча, имеш, унтугызынчы гасырда Аппак Байҗанов исемле көтүче малай далада кечкенә генә күмер кисәге тапкан. Тора-бара бирегә урыслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары да кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә. Шәһәр статусы исә 1934 елда бирелгән.


Милләттәшләребез

Татарлар бу якларга узган гасырның утызынчы елларында шахтада эшләргә дип килгәннәр. Саннарга карасак, Караганды өлкәсе – Казахстанда милләттәшләребез күпләп яшәүче өч төбәкнең берсе. Бүген биредә 40 мең татар гомер кичерсә, әле ун ел чамасы элек 54 мең булган. Шәһәрдә татарлар белән бәйле Җәлил һәм Хәлиуллин исемендәге урамнар да бар.

Шәһәрдә ике татар-башкорт мәдәни үзәге эшли. Аның беренчесен 1994 елда Илгизәр Фәһмиев оештырган (бүген бу үзәкне Әнвәр Керебаев җитәкли). Сабантуйлар 1992 елдан бирле үткәрелә.

Икенче татар-башкорт үзәге – “Зәйтүнә” рәсми рәвештә 2012 елдан эшли. Аны җитәкләүче Суфия Замир кызы Садретдинова милләттәшебез Котдус Галиев белән җырчы-биючеләрне туплап, туган телгә битараф булмаган татарларны җыялар һәм җиң сызганып татар теле, гарәп язуы өйрәтергә керешәләр. Хәзер үзәк каршында “Зәйтүнә” бию ансамбле эшли, аның үз җырчылары, сүз осталары бар. Үзәкнең төп активистлары – яшьләр.

“Без иганәчеләргә рәхмәтле, чөнки алардан башка берни оештыра алмас идек. Әнвәр Осин безгә үзәк һәм бию түгәрәге өчен ике бина арендалап тора, хореографка түли. Радик Гайнетдинов үзәккә өстәлләр алып бирде. Һөнәрләре буенча журналист Розалия Хөсәенова һәм Әлфия Байбурова “Караганда татарлары” дигән газета чыгармакчылар. Кыскасы, бездә һәркемгә эш җитәрлек.

Розалия Хөсәенова тагын бер кызыклы хыял белән яна: аның Карагандыда татар китапханәсе һәм татар китаплары белән сәүдә итүче кибетләр ачылуын күрәсе килә. “Үткән җәйдә үзәгебез татарларга ике концерт оештырган иде. Шунда өлкән буын тамашачы әле совет заманында Илһам Шакировның гастрольләргә килеп, “Летний театр”да аншлаг булуын сөйләп шаккатырды. 15 февральдә каһарман шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көненә әзерләнәбез”, – дип сөйләде ул.

“Зәйтүнә” үзәгенә йөрүче яшьләрнең Казанның милли оешмалары белән дә элемтәгә кереп, бергә-бергә чаралар үткәрәселәре килә. Үткән ел Бөтендөнья татар яшьләре форумына алар эләкмичә калсалар да, алдагы чараларга татар мәркәзе аларны онытмас дип ышаналар. Ни дисәң дә, Карагандыда хәзер татар телен берьюлы ике үзәк саклап калырга тырыша...


P.S. Болар барысы да кайда-кайда дисезме? Кайда булсын инде – әлбәттә, Карагандада!


Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.Казан-Караганда.


Рәсемнәрдә: хәзер инде фотосы интернетта гына сакланып калган “Кайда, кайда? Карагандада!” һәйкәле шушы инде; шәһәрнең үзәк мәчете; “Зәйтүнә” үзәгенә йөрүче милләттәшләребез; Муса Җәлил урамындагы бер йорт.


Рамил ТАШКЕЕВ фотолары.