Хыялый Хрущев хикмәтләре – 2

Русиянең 500 еллык тарихын актара башласак, патшаларның тәхет өчен рәхимсез көрәш алып барганнарын күрербез. Бу бүген дә шулай.


Март аенда мәктәп директоры Сәйдә апа укучыларны һәм укытучыларны ишегалдына линейкага җыйды. “Сталин үлгән”, – диде. Кемнәрдер елады. Көн язга авышкан булса да, салкын, әмма кояшлы иде. Укымыйча кайтып киттек. Уйнадык. Рәхәт булды. Озак та үтмәде, авыл советы бинасы бүлмәсендә диварга, радио дип аталган кара тәлинкә янәшәсенә, Маленковның төсле портретын элеп куйдылар: тук һәм алсу йөзле, монголларга тартым чырайлы... Астына: “Председатель Совета Министров СССР” дип язылган иде.

Хәзерге тарихчылар язганча, Сталин урындыгына, чыннан да, Маленков утыра. Әмма “өстәл асты сугышы” тынмый. Кемдә көч, шул – кәнәфидә! Көч ул – армия һәм НКВД. Соңгысы Берия кулында булса да, ул Кораллы Көчләрне дә үзенә буйсындырырга омтыла. Кораллы Көчләр (хәзерге саклану) министры – Булганин, аның беренче ярдәмчесе Жуков була. “Жуков” фильмында тасвирланганча, Берия Жуковны үз ягына авыштырырга тырыша. Бер үк вакытта Хрущев та Жуковка ялагайлана. Сталин исән вакытта Берия Жуковны гел әләкләп тора. Жуков моны, билгеле, исеннән чыгармый, шунлыктан Хрущев ягына авыша. Нәтиҗәдә, Хрущёв Берияне, “чит ил агенты” (ул вакытта газеталар нәкъ шулай язды) дип, Жуков кулы белән кулга алдыруга ирешә.

Хәтерлим әле: авыл китапханәсе стенасында пыяла рама эчендә Сталинның Берия белән бергә төшкән портреты эленеп тора иде. Китапханә мөдире Дания апа июнь аенда аны алып куйды.

Чепьядә Овчинниковның гәүдәсен көз көне бозлы-сулы елгадан таптылар. Үзе үлгәнме, үтергәннәрме, аңлатучы булмады. Овчинников, эчке эшләр бүлегендә утырып, сугыш әсирләренең канын эчкән кеше иде. Түнтәр, Субаш зонасы авыллары халкы өчен юлбасар булган Кузьмин дигән милиционер да каядыр китеп олакты. Соңыннан билгеле булганча, ел дәвамында ил буенча бик күп сәяси тоткыннар азат ителгән. НКВД сафлары нык кына “ышкыланган”, чистартылган икән. Аннан соңгы елларда Хрущев милиция сафларын бик нык кыскартты. Җәмәгать тәртибендә тәртип саклаучы “дружинниклар” бригадасы барлыкка килде. Студент чакта, атнага бер тапкыр беләкләргә дружинник тасмасы бәйләп, без дә Бауман урамында “тәртип саклап” йөрдек. Кич белән өч сәгать урам буйлап патруль кизүе үткәч, “Татарстан” кинотеатрына бушлай керү хокукы бирелә иде.

1965 елда КХТИ студенты, дружиначы Артёмны Кабан күленнән ерак түгел бер подъездда урам шпаналары пычак кадап үтерде. Шуннан соң бу урамга Артём Айдинов исеме бирелде.

1953 елның сентябрь Пленумында Хрущев КПСС ҮКның Беренче секретаре вазыйфасын алуга ирешә. Аңарчы мондый вазыйфа булмый. 1956 елда, КПССның ХХ съездының ябык утырышында Хрущев Сталинның шәхес культы турында доклад сөйли. Халкыбызга К.Тинчурин, Г.Ибраһимов, М.Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәре кайта. Тиз арада том-том китаплары да басыла. 1957 елда КПСС ҮК Президиумы утырышы 4 көнгә сузыла. Хрущевны КПСС ҮКның Беренче секретаре вазыйфасыннан алу турында карар кабул ителә. Кремль түрәләре икегә бүленә. “Сталин гвардия”се сан ягыннан зуррак булса да, Хрущев төркемендә Жуков булу сәбәпле, әлеге төркем җиңүгә ирешә. Молотов, Маленков, Каганович һәм Шепилов төркеме “антипартийная группа” дип игълан ителә. Дүрт ай узуга, Хрущев үзен ике тапкыр “карьера үлеме”ннән саклап калган легендар Жуковны да КПСС ҮК Президиумы составыннан чыгаруга һәм кораллы көчләр министры вазыйфасыннан азат итүгә ирешә. 1958 елдан Хрущев Министрлар Советы рәисе постын да үзенә алып, СССРның бердәнбер хуҗасы булып кала. Хрущев ХХ съездда укыган “Сталинның шәхес культы” дигән доклад матбугатта бары тик 1961 елда гына басылды. Без, студентлар, аны укып, шок хәлендә калдык. Шул елда Сталин гәүдәсе мавзолейдан алынды, Сталин исеме белән бәйле шәһәр, урам, завод-фабрика, колхоз исемнәре үзгәртелде. Ил буенча Сталин һәйкәлләре “ауды”. Казанның тимер юл вокзалында перронга керү капкасы янында Сталинның һәйкәле тора иде. Ике метрдан биегрәк әлеге сынны төнлә кран белән күтәртеп алдылар һәм трактор арбасына салып алып киттеләр. Интернетта Сталин һәйкәле Казанның 1 Май мәйданында торды дип язылган. Әмма анда мондый һәйкәл торганын хәтерләгән кешене тапмадым.

1962 елда Сталин улы Василий Казанга сөргенгә китерелде.

Хрущев чорын “җепшеклек” дип тә атыйлар. Ул елларда беркадәр сүз иреге башлана. Хрущев турында да күптөрле мәзәкләр пәйда була. Аларның күбесен чит ил радиосында утырган махсус команда әвәли. Хәзер ул мәзәкләрнең берсен язам, ләкин башта аңлатып үтәм: ул чорда ил “совнархоз” (совет народного хозяйства) дип аталган сәнәгать төбәкләренә бүленгән иде. Татарстан Куйбышев (хәзерге Самара) совнархозына керде. Җитештерелгән һәр товарга “СНХ” тамгасы белән совнархоз исеме язылды. Хәтта шырпы тартмасындагы этикеткага да. Инде мәзәк: тәмәкече шырпы кабызганда иптәшенә сорау бирә: “Бу өч хәреф нәрсәне аңлата?”. Тегесе белми, монысы аңлатып бирә: “СНХ” – ул “стране нужен хозяин”, киредән укысак – “хозяин нашёлся сам”, кабат уңайдан укыйбыз – “самый настоящий хам”, аннары – “Хрущев Никита Сергеевич” дигәнне аңлата.

Хрущев Кремльдәге күп кенә түрәләргә дә ошамый. СССР Югары Советы Президиумы рәисе (дөреслектә бу ил президенты посты булса да, ул “курчак” ролен үти, партия кабул иткән Указларга кул гына куя) Леонид Брежнев 1964 елның апрелендә, 70 яшьлек юбилее белән котлап, Хрущев түшенә өченче Герой йолдызы кадый. Ә менә ул чордагы Украина башлыгы Шелест сүзләренә караганда, Брежнев КГБ башлыгы Семичастныйга Хрущёвны юкка чыгаруның дүрт ысулын тәкъдим итә: авиаһәлакәт, автомобиль һәлакәте, агулау яки кулга алу. Әмма боларның берсе дә эшләнми. 1964 елның Октябрь пленумына Хрущевны гаепләү докладын Суслов алты ай әзерли. Башкаларның чыгышларын әзерләү дә оешкан төстә бара. Заговор турында Хрущевка хәбәр салучы булмый. Пленумда барысы да Хрущевка ябырыла. Каршы сүз әйтерлек урын калмый. (Постыннан алынгач, Хрущев “домашний арест”та 7 ел яши. Шул вакытта ул истәлек-мемуарларын магнитофон тасмасына яздыра). Шул ук көнне Пленум карары халыкка җиткерелә. Иртәгесен берничә ел дәвамында бушап торган кибет киштәләре ипи (күмәч!), макарон, ярма, шикәр комы, сыек май белән тула. Хәтта колбаса, ит, сыер мае да күренә. Халык, исе-акылы китеп, җиңел сулап куя.

Рәфхәт ЗАРИПОВ.
Балтач районы, Түнтәр авылы.


Рәсемнәрдә:Балтач районы, Түнтәр авылы китапханәсе бинасы; Никита Хрущев.

–– кайтавазлар (отклики), дискуссия ––
редакция не несёт никакой ответственности за достоверность нижеприведённых материалов

22-Feb-2013 11:14
Артем Айдинов КХТИ тугел, КАИ студенты иде. Бутамагыз!