бакчачылык

Орлыгы Бохарада түгел

Бәрәңге үстерү мәсьәләсендә бездә һәр авыл кешесе үзен бу өлкәдә – академик, ә ким дигәндә профессор дип саный. Шулай да бәрәңге игү белән фәнни нигездә шөгыльләнүчеләр – Казан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре фикеренә колак салу да зыян итмәс, мөгаен. Биология фәннәре докторы Фәния Җамалиева әйткәнчә, күпләр уйлаганча, бәрәңгене утырттың да төбен өйдең генә түгел, яхшы уңыш алу өчен берничә кагыйдәне үтәү шарт икән.

Иң беренче шарт – орлык мәсьәләсе. Әгәр орлыгың начар икән, нинди генә әйбәт җиргә утыртып, бөтен технологик таләпләрне үтәсәң дә, яхшы уңыш ала алмаячаксың.

Галимә фикеренчә, ВТОга, ягъни Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керү бәрәңге игү өлкәсендә дә өстәмә кыенлыклар тудыра. Чөнки читтән кертелгән бәрәңге белән бергә безгә бик күп төрдәге авырулар һәм бөҗәкләрнең личинкалары да керә икән.

Фәния ханым күпьеллык тәҗрибәләре нәтиҗәләреннән чыгып, бездә Жуковский ранний, Ладожский, Невский, Радонежский, Розара һәм Удача сортларының яхшы уңыш бирүен әйтә. (Сүз уңаеннан, бәрәңгенең әлеге сортлары һәм тагын берничә төре институтның тәҗрибә участогында да күпләп үстерелә).

Быел яз бераз соңлап килсә дә, галимнәр фикеренчә, майның бишләреннән 16-20 градус эсселек китәргә тиеш. Бәрәңгене исә туфракта 6-8 градус булганда утыртырга ярый. Әмма утыртыр алдыннан бәрәңге орлыгын «яравайлаштырырга» кирәк. Болай иткәндә орлыктагы күзәнәкләр дә ныгый һәм андагы кайбер авыруларны да бетерергә мөмкин. Күпләр бәрәңге орлыгын никадәр тирәнрәк утыртсаң, уңыш та шулкадәр күбрәк була, дип уйлый.

«Бу бер дә дөрес түгел, – ди галимә. – Орлыкны 8 сантиметрдан да тирәнгәрәк күмәргә ярамый. Чөнки тирән күмсәң, ул тиз генә үсеп китә алмый».

Бәрәңге уңышының түбән булуына аны ел да бер үк участокка чәчү дә йогынты ясый икән. Шуның өчен дә галимнәр бәрәңге участогын урталай бүлеп, аның икенче яртысына азотка бай күпьеллык үләннәр, борчак, ясмык кебек культуралар чәчәргә тәкъдим итә. Ә инде 2-3 елдан соң үләннәр чәчелгән җиргә бәрәңге, ә тегесенә, киресенчә, үләннәр чәчәргә мөмкин. Болай иткәндә, уңыш бермә-бер арта.

Соңгы вакытта колорадо коңгызына каршы иң үтемле чара булып «Престиж» препараты санала икән. Аның белән бәрәңге орлыгын утыртыр алдыннан эшкәрткәндә (35 кг бәрәңге орлыгына 200 мл. суда эретелгән 30 мл. препарат җитә), июль ахырына – август башына кадәр аңа коңгыз килү куркынычы юк диярлек.

Әлбәттә, бәрәңге игүнең бик күп серләре һәм ысуллары бар. Моның өчен институт галимнәре чыгарган китапларны уку да зыян итмәс.


Сүз уңаеннан. Фәнни-тикшеренү институты бәрәңгенең сәламәтләндерелгән Жуковский ранний, Ладожский, Невский, Радонежский, Розара һәм Удача сортлары орлыкларын сата.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: (843)2-77-51-04, 8-917-395-47-58.