уйлар

Бардыр бер авыл...

Бу авылда беркайчан да мәктәп, клуб, хәтта кибет тә булмаган. Шуңа да карамастан, ул авыл гөрләп яшәп ята. Ун йортлы авылда бүген өч дистәгә якын сыер, бер көтү бозау, сарыклар, каз-үрдәк асрыйлар. Авылның тагын бер үзенчәлеге – биредә һәр йортта велосипед һәм эт бар. Велосипед күрше авылга кибеткә йөрергә кирәк, ә эт йорт саклар өчен хезмәт итә.

“Миллион бирсәләр дә, туган авылымнан китмим”

Балтач районының Күскем авылы (бер урам инде ул – Р.Р.) тау астындагы бик матур җиргә урнашкан. Күскем – удмурт авылы. Яңа, матур бизәкле йортларны күреп бер шаккатсам, биредә яшәүче удмуртларның чиста итеп татарча сөйләшүләренә янә бер гаҗәпләндем. Авыл халкының ишек аллары гына түгел, капка төпләре дә чәчәккә күмелеп утыра. Якында гына көтү-көтү каз-үрдәк, бозаулар, атлар, колыннар йөри...

Авылда беренче очраган кеше Настя түти булды. Ул инде сиксән дүрт яшен тутырган икән. Настя түти белән исәнләшкән арада өйдән түтинең кызы Лидия чыкты.

– Мин күрше авылда хат ташучы булып эшлим. Әйдәгез, өйгә керәбез, – диде ул.

Нараттан салынган яңа, иркен бу йортта алты кеше яшиләр икән – Настя түти, Лидиянең тормыш иптәше һәм аларның өч кызы.

– Яңа йортыгызны да Күскемгә салгансыз. Күрше авылларда буш урыннар булгандыр бит. Кибете дә булмаган авылда яшәү уңайсыз түгелме? – дим Лидиягә.

– Юк, миллион сум акча бирәм дисәләр дә, туган авылымны ташламыйм. Биредә яшәмәгәч сез аңлап бетермисез, җәннәт бит монда! Елгасы да, урманы да, тавы да янәшәдә генә. Бердәнбер проблема – юл юк. Җәен-кышын йөреп була әле, ә менә яз-көзнең пычрак вакытында авылга керә торган түгел.

Авылда мәктәп яшендәге дүрт бала бар икән. Алар биш чакрым ераклыктагы Чепья урта мәктәбендә белем алалар. Бакча яшендәге өч сабыйны да күрше авылга илтәләр.

– Ә нинди акчага яшисез? Монда эш тә юктыр бит?
Настя түти

– Күпләр күрше Дорга авылы фермасында эшлиләр иде. Быел фермада да эш бетә диләр. Ирләр җәен “шабашкада”, кышын мал-туар карыйлар. Бездә авыл кешесе мал асрап көн күрә. Өчәр баш сыер асраучылар күп. Җәен көтүне чиратлап көтәбез. Ул яктан рәхәт, көтү өчен болыннар бик иркен.

Лидия ханым газета аша күрше Пыҗмара авылы фельдшеры Гөлүсә Муллагалиевага зур рәхмәт сүзләрен җиткерүемне үтенде:

– Кайчан мөрәҗәгать итсәк тә сүзебезне тыңлый. Әллә кайларга барып йөрисе дә юк, бөтен авыруга дәвасын белә. Авыл кешеләре өчен менә дигән табиб ул! – диде.

Кул остасы Петр

Күскемдә яшәүче Камашев Петрны бөтен тирә-як авылларда беләләр. Балта остасы, төзүче ул. Соңгы елларда тал чыбыгыннан урындыклар, өстәлләр һәм башка шундый йорт кирәк-яраклары ясый башлаган.

–Тал чыбыгын көзен су буеннан җыям, ә йорт җиһазларын кышын эшлим. Җәй көне аның белән утырырга вакыт юк. Башта үзебезгә, туганнарга бүләк итү өчен ясый идем, соңгы вакытта кул эшләремне сата да башладым. Урындыклар – 450 сум, 3-4 гөл чүлмәге кую өчен зур, матур җайланма – мең сум тирәсе. Алалар, алдан заказ бирүчеләр дә бар, – дип сөйләде ул. Шунысын да әйтергә кирәк – Петр абый чип-чиста итеп татарча сөйләшә.

– Тал чыбыгыннан җиһаз ясауга күпме вакыт китә соң?

– Төрлечә була. Көне буе утырсаң бер урындыкны бер көн дигәндә эшләп чыгып була. Җиһаз катлаулырак булган саен вакыт та күбрәк кирәк.

Петр абыйдан Күскем авылы турында да сораштым.

– Безнең әбиләр заманында авылда иллеләп йорт булган, – диде ул. – Без үскәндә дә йортлар шактый иде әле, бүген генә кимеде. Шулай да авылны бөтенләй бетәр дип уйламыйм. Бүгенге көндә монда дүрт яшь гаилә төпләнеп калды. Минем улым да безнең янда калды. Хатыным Света, киленем, ике оныгым белән бергә яшибез хәзер. Быел йортыбызны зурайттык. Улымның да, киленемнең дә безнең яннан китәселәре килмәде. Ике сыер, ике тана, бозаулар, күп итеп кош-корт асрыйбыз. Газы, суы кергән, тыныч... Яшәү өчен тагын ни кирәк? Азрак юлларны да карасалар, һич югында таш салсалар яхшы булыр иде дә бит. Балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына илтергә бик уңайсыз. Күреп торасыз, пычрак вакытта монда машина белән керерлек түгел.

– Сезнең авылда бу транспорт һәр йортта бар ахры, – дим, капкага сөяп куелган велосипедка ишарәләп.

– Әйе, велосипедта күбрәк хатын-кыз йөри. Күрше Пыҗмара авылына (бер чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы – Р.Р.) кибеткә, башка эш буенча баралар. Ирләргә ялынып утырмыйлар бездә хатыннар. Бар эшне дә булдыралар.

Петр абый тагын бер нәрсә турында горурланып сөйләде: авылда һәр гаиләдә яңа йорт икән. Һәркем үз нигезеннән китмичә генә иске йорты янына яңа, заманчасын салып куйган.

* * *

...Зур-зур авыллар беткәндә, кечкенә генә удмурт авылы гөрләп яшәп ята. Ун йортлы авылда 51 кеше (!) яши. Гадәттә без авылда эш, юл юк (хәзер инде урта мәктәпләр юк дип тә өсти алабыз), шуңа авыллар бетә дибез. Ә Күскемдә боларның берсе дә юк һәм булмаган да, ә авыл бетмәгән. Ирексездән, Күскемне туган авылым белән чагыштырып карадым. Бездә бер дигән асфальт юл, урта мәктәп, мәдәният йорты, өч кибет бар, начармы, яхшымы дигәндәй, эше дә юк түгел кебек. Туган авылым Бакырчы кайчандыр Апас районындагы иң зур авыл булган, ә хәзер авылда кеше юк. Һәр өч йортның икесендә кеше яшәми дияргә була. Быел хәтта көтү дә чыкмады, авылда сыер асраучылар да аз. Гаҗәп хәл инде бу...
Камашев Петр оныгы белән

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.