«Кырлар патшасы»

Моннан 8000 ел элек Мексикадагы Бальсас үзәнлеге индеецлары искитмәле бер үсемлекне йорт тирәләрендә үстерә башлыйлар. Шулай итеп, маис (ә безнеңчә әйткәндә, кукуруз) кызыл тәнле бу кешеләрне аучылык белән көн күрүче күчмә тормыштан утрак тормышка ияләндерә. Җир йөзендәге иң борынгы культураларның берсе булган кукуруз авыл хуҗалыгына нигез сала. Кукуруз игә башлау белән, аның «тирәсендә», билгеле, башка төрле һөнәрчелекләр дә туа һәм үсә, нәтиҗәдә, цивилизация барлыкка килә. Һич икеләнүсез әйтергә мөмкин: Америка континентының барлык борынгы цивилизацияләренең дә чәчәк атуы кукурузга бәйле. Сүз уңаеннан, индеецлар аңардан 200 төрдән артык ризык әзерли белгәннәр! Кыздырганнар да, пешергәннәр дә, яфрагыннан сироп һәм шәраб ясаганнар, чәчәк серкәсен сумса эчлеге итеп файдаланганнар. Яфрагы шулай ук түбә ябуга, кәүсәсе стена ясауга, ә калдыклары учак ягуга киткән.

Европалылардан кукурузны беренче булып күргән кеше, билгеле инде, әлеге дә баягы Христофор Колумб. Аның юлдашларының берсе: «Кырларда буе бер метрлы әллә нинди сәер үсемлек үсә. Орлыгы чиста алтын, ә яфрагы көмеш сыман...» – дип язып калдырган. Әлеге диңгезчеләр белән кукуруз Европада пәйда була: башта Испаниягә, шуннан соң Англиягә, Португалиягә, Франциягә, Италиягә килеп керә. Европадан исә Һиндстанга, Кытай, Индонезиягә «чыгып китә». Йөз ел да узмый, флораның әлеге искитмәле вәкиле бөтен дөньяга тарала. Ә XIX гасырда эмигрантлар кукурузның ватаны Америкага аннан әзерләнүче ризыкларның яңа рецептларын алып киләләр. Алар арасында итальян полентасы да, румын һ.б. халыкларның мамалыгасы да була. Бүген Мексикада, кукурузның чын тарихи ватанында, аның ак чәкәнлесен дә, сары, зәңгәр, кызыл, хәтта кара чәкәнлесен дә үстерәләр.

Җир йөзендә бүген бодайдан кала иң күп игелә торган культура – кукуруз. АКШта ел саен 300 миллион тонна кукуруз орлыгы җыеп алына, Кытайда – 145, ә Русиядә нибары 3 миллион тонна. Дөрес, Америкада моның 85 проценты терлек-туарга ашатыла, һәм шуңа да биредәге малларның ите йомшаклыгы, сутлыгы белән аерылып тора. Гомумән алганда, кукуруз җиде төргә бүленә: шуның бишесе техник культурага керә – ул малларга ашату, ярма, крахмал, май ясау өчен тотыла, ә ике төре ашау өчен китә. Һәр американ елына 1,5 килограмм кукуруз орлыгы ашый. Шикәрле сортын чи килеш һәм консервлап ашыйлар, ә ярыла торган сортыннан попкорн ясыйлар.

Попкорнның «сәүдәгәрлек» тарихы 1880 елдан исәпләнә. Бераз гына соңрак Чарли Криторз дигән кеше поппер – кукуруз кыздыру машинасы уйлап таба. Күпмедер вакыттан попперны тәгәрмәчле итеп ясый башлыйлар – аны кинотеатрлар янына алып килеп, кыздырып «шартлаткан» кукуруз, ягъни попкорн сату эшен җайга салалар. Шулай итеп, кинотеатрларда попкорн сату модага керә һәм ул «кино ризыгы» дип йөртелә башлый. Америкадагы «бөек депрессия» вакытында (30 нчы еллар) попкорн, арзан булганлыктан, ярлы гаиләләрне ач үлемнән саклап калган.

Безнең ил халкы өчен кукуруз Хрущев исеме белән бәйле. Ләкин ул Русиядә әле XVII гасырда ук үстерелгән. Аны Кырымда, Кавказда һәм Украинаның көньягында үстергәннәр. Империянең көньяк шәһәрләрендә кукуруз урамнарда да сатылган: ачык һавада зур казаннарда яшь чәкәннәрне пешереп сата торган булганнар. Хакимияткә коммунистлар килгәч, бу культурага игътибар беткән...

Бары 1959 елда, совет башлыгы Хрущев АКШка барып кайтканнан соң гына аңа игътибар уяна. Никита Сергеевич Америкада шаулап утыручы ямь-яшел кукуруз кырларын, көр мал-туарны, кукуруздан әзерләнгән төрледән-төрле туклыклы ризыкларны күреп шакката һәм бу тәҗрибәне совет иленә дә күчерергә карар итә. «Кырлар патшасы»на иксез-чиксез җирләр бүлеп бирелә, авыл хуҗалыгын урта полосадан башлап Таймырга кадәр кукуруз чәчәргә мәҗбүр итәләр. Бөтен җирдә кукуруз үстереп, Хрущев халыкның тамагын туйдырырга ниятли. Әмма ... «тәмуг юлы игелекле ниятләр белән түшәлгән»... Кукуруз җылы ярата, ә безнең ил климаты бу үсемлек өчен бик үк яраклы түгел. Традицион культураларны – бодай һәм арышны кысрыклап, кукуруз үстерергә маташу уңышсыз төгәлләнә, ул безнең ипекәйгә әверелә алмый кала. Волюнтаристик кампания уңышлы төгәлләнмәсә дә, ил селекционерлары тырышлыгы белән аның яңа сортлары барлыкка килә. Ул елларда кукуруз белән бәйле көлке хәлләр дә булгалый. Мәсәлән, газеталар тракторчы Степан Криворучконың, малае тугач, аңа Кукуцапль дигән («кукуруза – царица полей» дигән сүзләрдән ясалган) исем куштыруы турында язып чыгалар.

Кукурузны (чын исеме маис) чын мәгънәсендә сәламәтлекне кайгыртучы дип әйтергә була. Ул – йөрәк һәм кан йөреше системасына үтә дә кирәкле К витаминының иң яхшы чыганакларының берсе. Бу үсемлекнең тагын бер яхшы ягы – анда Е витаминының күп булуы. Бу витамин – организмның картаюын тоткарлаучы. Кукурузда нерв системасының алыштыргысыз ярдәмчеләре булган В төркеме витаминнары да, иммунитетны көчәйтүче С витамины да, сөяк һәм тешләрнең ныклыгын тәэмин итүче Д витамины да, шулай ук тимер, йөрәкне саклаучы һәм матдәләр алмашын нормальләштерүче калий һәм магний да бар. Чистартылмаган кукуруз мае аппетитны баса һәм ябыктыручы күп диеталарда файдаланыла. Кукуруз кыздырган, майлы ризык һәм спиртлы эчемлекләрнең организмга китергән зыянын киметергә ярдәм итә. «Кырлар патшасы» бавыр һәм үт куыгы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны холецистит һәм гепатитларны булдырмаска ярдәм итүче туклану рационына кертәләр. Уылган орлыгы яраларны төзәтергә ярдәм итә, аны дерматитларны (тән бозылу) дәвалауда да кулланалар. Ә кукуруз чәче исә (рыльца) сидек, үт кудыргыч һәм кан туктаткыч, сидек һәм үт куыгындагы ташларны эретүче һәм агулануга каршы чара санала.

Шуңа күрәдер дә, мөгаен, Американың кызыл тәнле борынгы халкы маис тәңресенә табынган һәм кукурузны тәңре күктән җибәргән искитмәле үсемлек дип санаган.