Кая карама, каланча!

Дөньяда кешеләрне үзенә иң нык җәлеп иткән каланча – Парижда. Төзелеп, 124 ел яшәү чорында Эйфель каланчасының күзәтү мәйданына 270 миллион чамасы сәяхәтче күтәрелгән. Эйфель каланчасы француз революциясенең 100 еллыгы хөрмәтенә сафка баскан, аны төзүдә 7 мең тоннадан артык тимер тотылган. Ул чордагы кайбер парижлылар бу каланчаны “хәшәрәт” дип атаганнар. Төзелеп 20 ел үткәч, ул сүтелергә тиеш булган, әмма аны ...радио саклап калган. Яңа гына уйлап табылган радиотапшыргычның антеннасы каланчаның 300 метр биеклектәге очына беркетелгән. Франция басып алынгач, Парижга Гитлер килгән. Каланчага күтәрелмәкче булган, ләкин лифт эшләмәгән. Лифтлар эшләтү остасы механизмны хәрәкәтсез калдырган да, шәһәрдән чыгып качкан. Лифтны дүрт ел дәвамында беркем дә төзәтә алмаган. Парижны фашистлардан азат итүнең икенче көнендә үк мастер пәйда булган һәм лифтны эшләтеп җибәргән.

Балачакта без Гариф Гобәйнең “Каланча” хикәясен укып үстек. 1930 елларда барлык авылларда диярлек каланчалар төзелгән. Колхоз басуында өлгергән игенгә кулаклар ут төртә дип, каланча башына басуны күзәтүче сакчы куелган – каланчалар шул максатта төзелгән. Бер үк проект белән эшләнгәннәр алар. Таза бүрәнәләрдән төзелгән 30 метр биеклектәге каланча безнең авыл уртасында да бар иде. Мин белгәндә ул каланча очында Миңлебай абзый чабата үреп утырды. Каланчаның 10 метр биеклегендә һәм иң югары очында чаң кагу тимерләре бар иде. Ут-күз яки башка афәт булганда шуңа бәреп аваз салдылар. Чаң авыл халкы өчен башка рольне дә үтәде. Сәгать унбер тулуга Миңлебай абзый чаңга унбер тапкыр суга, басуда эшләгән колхозчылар төшке ашка кайтырга кузгала. Сәгать бер тулгач, чаң янә унөч тапкыр аваз биреп, эшкә чакыра. Каланча белән бәйле кызык хәлне дә сөйли авылдашлар. Көннәрдән бер көнне Миңлебай абзыйның кәҗәсе көтүдән кайтмаган. Хатыны белән кич буе эзләгәннәр, әмма тапмаганнар. Икенче көнне Миңлебай абзый каланчага күтәрелсә, ни күрсен: кәҗәсе калтырап басып тора икән! Мескен мал баскычтан иң югарыга кадәр күтәрелгән һәм чигенеп кире төшә алмаган.

Совет чорында төрле максатларда куллану өчен агач һәм тимер каланчалар күп төзелде. Басуларның югары нокталарында хәрбиләр төзегән каланчаларның өске очына “тукмак” куелган иде. Бу корылмалар топографик карталарның әһәмиятле “нокталары” булып саналды. Сугыш чыккан очракта, разведчикларга бу “тукмак”лар ориентлашу өчен кирәк икән. Агачтан төзелгән мондый каланчалар да күптән җимерелде. Алар торган урында икешәр метрлы тимер казыклар гына тырпаеп калды. Әйтүләренчә, СССР таркалган елларда югары даирәдә утырган кемнәрдер АКШның разведка идарәсенә илнең топографик карталарын сатканнар, имеш.

Үткән гасырның 60-70 елларында ил буенча элемтә максатлары өчен бүгенгәчә кулланыла торган “радиореле” дип аталган каланчалар сафка тапшырылды. Берүк вакытта телевизион тапшырулар өчен кулланыла торган каланчалар төзү чорына аяк бастык. Кесә телефоннары пәйда булгач, каланчалар янә дәррәү төзелә башлады. Моннан 10-15 еллар элек кенә авыл халкы кесә телефоныннан агач башларына, өй түбәләренә менеп сөйләшә – мобильниклар шунда гына “тота” иде. Мондый гамәлләр мәзәк итеп сөйләргә генә калды. Хәзерге вакытта республикабызның күпчелек авыллары берничә төрле мобиль телефон компанияләре чорналышында яши. Кайдандыр кемнәрдер киләләр дә, берничә көн эчендә каланча күтәреп куялар. Армиядә хезмәт иткәндә, без дә зур антенналар өчен каланчалар күтәрдек. Ун метр киңлектәге антеннаны хәрби шартларда утыз метр биеклеккә күтәрү өчен санаулы минутлар бирелә иде. Башта биш метрлы түбәнге буынны утыртабыз. Аның эченә иң югарыгы буын кертелә һәм очына антенна җыела. Аннары лебедка белән антенналы буын өскә күтәрелә һәм түбәнге буын эченә янә бер буын куела. Шулай итеп, каланча вертикаль рәвештә “үсеп” бара. Берүк вакытта өч якка тарттырылган трослар әкренләп озынайтыла.

Күптән түгел безнең районда тагын бер телефон каланчасы пәйда булды. Чепья белән Пыжмара авыллары арасындагы юл кырында ул. Мин кызыксынып, мондый каланчаларны күтәрү технологиясен өйрәнеп, эш барышын карап тордым. Төрле яклап фотога да төшердем. 45 метрлы каланчаны болай тиз генә күтәрү ысулын кайсы ил инженерлары уйлап тапты икән? Японнармы, әллә нимесләрме? Бәлки французлардыр? Башта фундамент ясадылар. Аның өстенә каланчаның иң түбәнге буынын утырттылар. Шушы буынның бер “боты”на җиңелчә генә ясалган күтәрү краны беркеттеләр. Кран икенче буынны беренчесе өстенә бик аңсат күтәреп куйды. Ул нык итеп төп буынга беркетелде. Шуннан соң теге “беренче бот”ка “ябышкан” җиңелчә кран өскә таба шуышып, икенче буын “боты” буйлап юнәлде. Кранның өченче “тәпие” ныклык өчен түбәнге буынга ябышып калды. Әнә шулай, кран һәр буынны күтәргән саен, шуңа ябышып үзе дә югарыга үрмәләде.

Мин кызыксынып карап тордым да, “шап” итеп, маңгаема китереп суктым. Мондый ысул белән күтәрү технологиясен элек күргәнем искә төште. Бәрәч! Останкино каланчасы авторы Никитин ысулы бит бу! 1967 елда Мәскәү аша үткәндә ике көнгә башкаланы карарга тукталган, Останкино авылы буасы янында төзелеп бетеп килүче телевизион багананы күзәткән идем. Ярты километрдан артык биеклектәге бу гаҗәеп каланчага антенналар куелган, иң очка кызыл флаг беркетелгән иде. Әмма каланчаны “кочаклап”, “шуышып менгән” күтәрү краннары югары очта “ябышып” тора иде әле. Капма-каршы якка караган краннар анда берничә күренде. Төзелеш буыннарын алар эстафета рәвешендә бер-берсенә тапшырганнар һәм үзләре дә өскә таба шуышканнар булса кирәк. Шул елны, Октябрь бәйрәменең 50 еллыгы хөрмәтенә телевизион каланча халыкка хезмәт итә башлады.

Урта гасырлар чорында ук каланчалар элемтә өчен кулланылган. Каланча очына менеп кунаклаган элемтәчеләр кызыл ут, соңрак кызыл флаглар ярдәмендә хәбәр алмашканнар. Хәзер исә барыбызның кулында замана казанышы – кесә телефоны. Каланча очындагы антенналар бер-берсен һәм безнең кесәдәге телефонны “күреп” торганда без үзара бик тиз элемтәгә керәбез. Кемнәр өчендер акча капчыгы булган каланча безгә игелекле хезмәт күрсәтсен.


Рәфхәт ЗАРИПОВ.
Балтач районы, Түнтәр авылы.


Рәсемдә: Чепья тау башында күптән түгел төзелгән элемтә каланчасы һәм аңа ябышкан күтәрү краны.