Ул безнең тарихыбыз!

2014 ел татар җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле юбилей елы – мәшһүр “Идегәй” дастанының 1989 елда “Казан утлары” журналында (№1) кабат бастырылып, халыкка кайтарылуына

25 ел тула. Бик зур вакыйга бу.


“Идегәй” дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы-XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. Әсәрнең каһарманнары – Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй әмир һәм башкалар – үз заманының күренекле шәхесләре.

Бу фаҗигале көрәш шаукымы вакыйгалар кайнарлыгында ук телдән-телгә күчкән җыру булып, вакытлар үткәч риваятьләр белән баетылган һәм үтә әһәмиятле тарихи вакыйга буларак, халыклар хәтерендә сакланып калган. “Идегәй” дастанының төрле бәйләмнәре элек Алтын Урда биләмәләренә кергән халыклар арасында киң таралган булган. Аның нугай, казах, үзбәк, төркмән, каракалпак, себер, кырым, казан татарлары вариантлары билгеле. Кайсы батырлар турындагы әкият кебегрәк чәчмә сөйләмдә, кайсы шигъри юлларда халык күңелендә сакланган бу истәлекләрне язып та алгалаганнар.

1919 елда Себернең Яланкүл авылы чичәне Ситдыйк Зәйнетдиновтан язып алынган “Идегәй” дастаны арада тулырак вариант санала. Аны язып алучы журналист, галим Нигъмәт Хәким – 37нче елгы репрессия корбаны, шул сәбәпле хезмәте матбугатта бастырылмый кала.

Нигъмәт Хәкимнең эшен танылган язучы, галим Нәкый Исәнбәт дәвам итә. Заман турында уйлаганда, Исәнбәтнең дастанны эшкәртергә алынуы батырлык кына түгел, ә балта астына башны куеп эшләүгә тиң. Нәкый ага, башкалардан аермалы буларак, дастанның чәчмә юлларын тулысынча тезмә итеп үзгәртә. Шигырь юлларын күп кенә мәкаль-әйтемнәр белән бизи. “Идегәй” дастаны Исәнбәт эшкәртүендә 1940 елда “Совет әдәбияты” журналының 11, 12нче саннарында басылып чыга. Басма галим-голәмә арасында ризасызлык тудыра. Исәнбәтне үзеннән өстәүләрдә, яңа бүлекләр кертүдә гаеплиләр. Комиссия төзелә. Исәнбәт җыйналма текст төзүнең “сәнгать реставраторлыгы булу ягыннан беркадәр иҗади эш итеп тә каралырга тиеш” икәнлеген искәртә, үзенең 32 чыганактан файдаланып тәнкыйди текст төзегәнен исбатлый. 1941 елда ИЯЛИнең Гыйльми советы “Идегәй” дастанының яңа тәнкыйди текстын бастыру турында карар чыгара. Н.Исәнбәт – төзүче, Х.Ярми, Ш.Маннур – редакторлар. Кулъязма Татарстан китап нәшриятына тапшырыла. Сугыш башлану китапны бастыруга комачаулый. Ә 1944 елның августындагы карар “Идегәй” дастанын, “ханнар-феодаллар эпосы” дигән кара мөһер сугып, фәнни тикшерүләрдән дә, халыкка җиткерүдән дә сызып ташлый. Дастан турында сүз генә кузгаткан кешегә дә ул елларда төрмә янаган.

Нәкый Исәнбәт “сәнгать реставраторлыгы” юлы белән дастанны иҗади торгызып, аны татарның борынгы гореф-гадәтләре, казанышлары, дәүләт тоту тәртибе, идеалы, омтылышы, холык-фигыле сурәтләнгән тарихи-фәлсәфи роман дәрәҗәсенә җиткерә. Әсәрдә татар милли галәме бөтен тирәнлеге, бизәкләре белән бирелгән. Моңа Нәкый аганың күпкырлы талант иясе – тел галиме, драматург, шагыйрь булуы өстенә, халык авыз иҗатын җыйганлыктан, татар дөньясын тирәнтен белүе һәм зирәк сиземләве дә ярдәм иткән. Бүгенге көндә китап булып бастырылган дастан Нәкый Исәнбәт җыйналмасына нигезләнә. Әсәр, әйтелгәнчә, кабат 1989 елда гына “Казан утлары” журналында бастырылып, халыкка кайтарылды.

Ил һәм халык гаме, туган җир хисе, яхшылык һәм яманлык, кан үче һәм кичерә белү кирәклеге турында бәхәсләшә дастанның төп каһарманнары. Мәңгелек сораулар. Дастан тарихи хәтерне хәрәкәткә китереп, сүзләргә, сурәтләүләргә тирән мәгънә салып язылган әсәр буларак, анда халкыбызның дәүләтчелек тоткан чорларда ирешкән казанышлары зур урын алган. Ат иярләү, ил булып берләшү шартлары, берләшүдә сүзнең урыны, ил тоткасы булырдай ир-егетләрне тәрбияләү серләре – һәммәсе ата-бабаларыбыз күзаллавында бирелгән.

Атаклы редактор һәм тәрҗемәче Рәис ага Даутовның матбугатта чыккан бер әңгәмәсендә яңгыраган сүзләрен укучыга җиткерәсем килә: “Дөньякүләм танылган кайбер дастаннарны укып караганым булды минем, алар миңа әлләни тәэсир ясый алмады. “Идегәй” – менә искиткеч, гаҗәеп дастан. Юк, аны белмиләр”, – ди ул.

Әйе, “Идегәй”нең әдәби хәрәкәттә вакытында тиешле урынын ала алмавы, татар әдәбияты, фәлсәфәсе, тел гыйлеме, милли рухият үсешендә ясалма тоткарлык тудырып, бушлык барлыкка китергән. Чагыштыру өчен урысларның “Слово о полку Игореве” исемле дастанын гына алып карыйк. “Идегәй”дән күпкә кечкенә әлеге әсәргә багышланган фәнни эшләрне бергә теркәсәң, дистәләгән калын томнар барлыкка килер иде. Әлеге дастанның һәр персонажы гына түгел, андагы һәр сүз, һәр иҗек, хәтта әйтелмәгән сүзләргә кадәр берәмтекләп өйрәнелгән. “Слово”ның геройларын тарихи прототиплар белән җентекләп чагыштырып чыкканнар. Әсәрне күп тапкырлар бүгенге урыс теленә, чит ил телләренә тәрҗемә иткәннәр. Дастан эчтәлегенә таянып “Князь Игорь” операсы язылган. Рәссамнар күп тапкырлар басылып чыккан дастан китапларын бизәү белән генә канәгатьләнмичә, махсус альбомнар, зур полотнолы әсәрләр иҗат иткәннәр. “Слово о полку Игореве” мәктәптә өйрәнелә, гуманитар, сәнгать югары уку йортларының программаларына керә. Шулай итеп, урысларның үз ерак тарихларына даими тоташу барлыкка килә. Милләткә исән калу өчен берләшү кирәклеге турындагы уй тарих һәм сәнгать теле белән һәр урыс кешесенең күңеленә салына.

Милләтләрне формалаштыручы әсәрләр күп түгел. Грекларны Гомерның “Илиада”сыннан, исландларны сагаларыннан, германлыларны “Небелунглар” җыруыннан, инглизләрне Шекспир драмаларыннан, һиндларны “Рамаяна” һәм “Махабхарата”дан, гарәпләрне Коръәннән башка күз алдына китерү мөмкин булмаган кебек, татар дөньясын да “Идегәй” дастаныннан башка яшәргә рухи җегәре, өметле киләчәге, мөстәкыйльлеккә ирешү мөмкинлеге булган дөнья итеп күз алдына китерү мөмкин түгел. Шушы фикерне дәлилләү өчен “Идегәй” дастанын дикъкать белән шәрехләп чыгарга кирәк. Дастан – тулаем безнең фәлсәфәгә, безнең дөньяны күзаллауга нигезләнеп язылган әсәр. Үткәндәге рухи мирасны бөртекләп өйрәнгәндә, саклаганда гына без башка халыклар арасында эреп югалмаячакбыз.

Зәрия ХӘБИПОВА.
Әлмәт.