уйлар

Гәрәбә бүлмә – сигезенче могҗиза

«Т.Я.»ның үткән елгы 26 декабрь санында мондый кыска хәбәр басылды: «Калининград өлкәсенең Янтарный поселогында урнашкан гәрәбә эшкәртү цехы подвалында полиция хезмәткәрләре 227 капчыкка тутырылган 5 тонна гәрәбә тапканнар, аның бәясе 1 миллиард сумнан артык». Әлеге хәбәр хатирәләремне яңартты.

Борынгы әби-бабайларыбыз табигый гәрәбәдән ясалган муенсаны «чын гәрәбә» дип йөрткәннәр. Әлеге язмада мин аны «гәрәбә» дип кенә атармын.


“Гәрәбә” (урыс телендә “янтарь”) борынгы грек телендә “илектр” дип йөртелгән. Хәзерге киң кулланылыштагы “электр” сүзе шуннан алынган. Кешеләр гәрәбәдән ясалган муенса ефәк яки йон киемгә ышкылганда аннан очкыннар чыкканын күргәннәр. Бу таш тәнгә ышкылып йөргәндә дә электр корылмалары барлыкка килүе билгеле. Элек-электән апалар һәм әбиләр, гәрәбә муенса тагып йөреп, зоб авыруын дәвалаганнар. Шуңа күрә гәрәбә муенсаның дәрәҗәсе зур булган.

Гәрәбә миллион еллар дәвамында зур басым астында нарат сагызыннан барлыкка килә. Ул, табигый казылма буларак, диңгез төбеннән һәм диңгез кырыенда казылган шахта-карьерларда табыла. Аны чит матдәләрдән аерып алу ысулы алтын юуга охшаган. Аерма бары шунда, алтын ком, таш, балчыктан авыр була, гәрәбә, киресенчә, җиңел казылма. Ул Җир шарының һәр почмагында очрый. Әмма дөнья күләмендә әлеге асылташ запасының 90 процентка якыны Калининград өлкәсенә туры килә. Аны табу һәм эшкәртү дә монда өстенлек алган. Дөньядагы бердәнбер “гәрәбә музее” да Калининград шәһәрендә. Әлеге музей 1979 елда ачылган. Совет чорында, мин бу шәһәрдә булганда, музей ачылмаган, әмма махсус кибеттә гәрәбәдән ясалган күптөрле сувенирлар сатыла һәм алар бик кыйммәт йөри иде. Әйтик, гадәти зурлыктагы шахмат фигуралары комплекты 200 сум (ул чорда мәктәп директорының бер айлык хезмәт хакы) торганын хәтерлим. Мин шул кибеттән әниемә бал кәрәзе төсендәге, эре бөртекле гәрәбәләрдән тезелгән муенса сатып алдым. Әнием аңа бик куанды. Муенса шактый озын иде һәм әни аннан ике асма ясап, ахирәте Гайшә апа белән бүлеште.

Калининград диңгез буенда урнашса да, анда пляж юк. Зур мәйданны биләп торган порт кына бар. Шәһәр халкы һәм без, килгән кунаклар, диңгездә коенырга Зеленоград яки Светлогорск шәһәрләренә бара идек. Гомумән, Калининград өлкәсендә санаторийлар тезелеп киткән зур булмаган шәһәрчекләр күп. Искиткеч матур, үзенчәлекле архитектурага ия, нимесләрдән калган икешәр катлы коттеджларның табигать гүзәллеге белән тәңгәл килгәнлеге күзгә ташлана. Диңгездә чыга торган давыл диңгез төбендә яткан гәрәбә кисәкләрен яр кырына алып ыргыта икән. Давылдан соң, яр буйлап йөреп, йодрык кадәрле гәрәбә табучылар була, дип сөйләделәр. Мин дә яр буенча берничә чакрым атлап, гәрәбә эзләп карадым һәм борчак зурлыгы чамасындагы “бүләк”кә генә юлыктым.

Гәрәбәдән сәнгать әсәрләрен нимес осталары ясый башлаган. 1700 елларда Пруссия короле Фридрих Вильгельм Шарлоттенбург сараеның (замок) бер бүлмәсен гәрәбә белән бизәргә әмер биргән. Король вафат булгач яртылаш башкарылган эш тукталып калган. Тәхет варисы Фридрих Вильгельм Беренче гәрәбә белән кызыксынмаган. Аның каравы бу эш турында Русия императоры Петр Беренче ишетеп алган һәм үзе төзегән шәһәрдә “Кунсткамера” дигән музей ачкан. Аңа гадәти булмаган экспонатлар туплаган. Бүгенге көндә Санкт-Петербург – Русия шәһәрләренең иң гүзәле һәм музейларга иң бае. Ул чит ил туристларын да үзенә нык җәлеп итә. Русиянең “Төньяк башкаласы” саналган әлеге шәһәргә сәяхәт кылырга теләсәгез, җәйге чорны сайларга кирәк. Бу төбәкнең искиткеч матурлыгы белән хозурлану өчен өч-дүрт көн генә җитми. Кимендә ун көнгә исәп тоту хәерле. Әмма шуны онытмагыз, бу гүзәллекләрнең нигезендә йөзәр меңләгән ватандашлар сөяге ята. Шул исәптән, милләттәшләребезнеке дә. Петр Беренче үткен реформатор булса да, аның явызлыгы Иван Дүртенченекеннән ким булмаган. 2005 елда Казанның 1000 еллыгына Свердлов урамын Санкт-Петербург итеп үзгәрткәндә урамның Тукай мәйданы башына Петр Беренче һәйкәлен куймакчылар иде. Татар җәмәгатьчелеге хакимияттәгеләрнең бу гамәленә каршы дәррәү күтәрелгәч, аның урынына Петербургта яшәп, татар тарихын барлауга зур көч куйган галим Лев Гумилев бюстын урнаштырдылар.

“Европага тәрәзә ачып”, куәтле рус флоты төзегән Петр Беренче Пруссия короленә барып, эшләнеп бетмәгән “гәрәбә бүлмә”не үзенә бирүне сораган. Вильгельм Беренче аның үтенечен канәгатьләндергән. Петр патша рәхмәт йөзеннән корольгә буйлары ике метрдан артык 55 солдатын бүләк иткән. Император карамагында махсус указ белән бөтен ил буенча тупланган шундый 300гә якын солдат булган. Петр Беренче чорында гәрәбә бүлмә беркая да урнаштырылмаган. Бары тик патшабикә Елизавета (Петрның кызы) тәхеткә килгәч кенә, танылган архитектор Варфоломей Растрелли гүзәл хәзинәне Царское Селодагы (хәзер Пушкин) Екатерина Сараена урнаштырган. Сырлы бизәкләр төшерелгән мозаик панноларның гомуми мәйданы 100 кв. метрга, арткы ягына көзгеләр урнаштырылганы 40 кв. метрга җиткән. Гәрәбә бүлмә дөньяның сигезенче могҗизасы булып танылган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, гәрәбә бүлмәне Себергә озатырга өлгермәгәннәр. Екатерина Сарае нимесләр кулына эләккән. Гитлерның махсус указы нигезендә бүлмә сүтелгән һәм Кенигсбергка озатылган. Бу эш белән генерал Кох җитәкчелек иткән. Гәрәбә бүлмә Кенигсберг замогына (элеккеге король сарае) урнаштырылган. Шәһәргә фронт сызыгы якынайгач (1945 елның 6 апреленнән дә соң түгел дип санала), бүлмә сүтелгән, мамыклар һәм кәгазьләр белән пөхтә итеп төрелеп, йөк машиналарына төялгән... һәм серле рәвештә юкка чыккан. Аның алдагы язмышы турында берничә дистә фараз бар: чит илгә озатылган, суга батырылган, урманда яшерелгән, замокта совет солдатлары тарафыннан яндырылган һ.б., һ.б. Әлеге кадерле йөкне төягән, озата барган, урнаштырган йөзләрчә солдат-офицерлар юк ителгән. Исән калган бердәнбер шаһит – генерал Кох Польша төрмәсендә үләр алдыннан: “Мин аны үзем белән алып китәм”, – дигән, имеш. Гәрәбә бүлмәгә урнашкан Кенигсберг замогы инглиз авиациясе шәһәрне бомбага тотканда бик нык җимерелгән, янган. Җиде гасыр элек төзелгән замокны совет җитәкчеләре төзекләндерергә теләмәгән. Бинаның сакланып калган диварлары 1968 елда шартлатылган. 1975 елда мин анда булдым. Җир белән тигезләнгән урын пөхтә итеп җыештырылган, баскычтан аска төшеп киткән замок подвалындагы борынгы бүлмәләрдә Бөек Ватан сугышына багышланган музей урнашкан иде. Экскурсияне алып баручы бер залга кергәч: “Гәрәбә бүлмә менә шушында урнаштырылган булган”, –диде. Әмма интернетта “Гәрәбә бүлмә замокның югары катларының берсенә куелган һәм 1942-1945 елларда анда теләгән кеше керә алган” дигән мәгълүмат бар.

Пушкин шәһәрендәге (Петербург янында) Екатерина Сараенда мин беренче тапкыр 1965 елда булдым. Гәрәбә бүлмәсе булган зал диварлары буш иде. Олы яшьтәге гид ханым: “Ышаныгыз, сугышка кадәр, яшь чагымда мин монда булдым, гәрәбә бүлмәне күргәнем бар. Зал уртасында кабызылган шәм яктысы стеналарда нинди генә төсләргә кереп, күзләрне камаштырмый иде!” – дип искә алды. 20 ел үткәннән соң балалар белән бирегә кабат килгәндә дә бүлмә диварлары буш иде. Хәтеремдә, сугышка кадәр төшереп алынган гәрәбә бүлмә фрагментларының төсле фотолары 1970 елларда “Наука и жизнь” журналында басылды. 1979 елда гәрәбә бүлмәне торгызырга карар кылганнар. Александр Журавлев җитәкчелегендә 40 оста 23 ел дәвамында четерекле хезмәт куйган. 2003 елда Санкт-Петербургның 300 еллыгы хөрмәтенә әлеге зал үзенең ишекләрен ачкан. Интернетта гәрәбә бүлмәгә багышланган махсус сайт бар. Анда әлеге бүлмәнең iPad өчен эшләнгән панорамасы урнаштырылган. Түбәндәге адресны кулланып ( HYPERLINK “http://www.tzar.ru/museums/palaces/c_atherine/amber_room” http://www.tzar.ru/museums/palaces/c_atherine/amber_room), үзегезнең компьютер мониторында гәрәбә бүлмәнең теләсә-кайсы өлешен бик нык зурайтып һәм боргалап карый, һәм ләззәтләнә аласыз.

Рәфхәт ЗАРИПОВ.
Балтач районы, Түнтәр авылы.