Канатлы хат ташучылар

Интернет заманында хат ташучы күгәрченнәр турында сөйләп тору, бәлки, әллә ни кызык та түгелдер. Бүгенге кесә телефоннары белән чагыштырганда, күгәрчен белән кемгәдер хәбәр җибәрү бөтенләй көлке кебек бит. Ләкин, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, почтаның борынгы бу төре бүген дә яши һәм кулланыла икән әле.


Гаҗәеп сәләт


Тарихчылар беренче почта күгәрченнәре моннан өч мең еллар элек Борынгы Мисырда барлыкка килгән дип исәплиләр. Мисырлылардан хәбәрләшүнең бу төрен греклар һәм римлылыр үзләштергән. Устав буенча римлыларның һәр легионы хәбәр җибәрү өчен билгеле санда күгәрченнәр тотарга тиеш булган.

Күгәрченнәрне башта хәрби максатларда кулланганнар. Ләкин, язма чыганаклардан күренгәнчә, алар бүтән максатларда да хезмәт иткәннәр. Мәсәлән, Борынгы Грециядә Олимпия уеннарында җиңү турында хәбәрләр күгәрченнәр белән таратылган.

Күгәрченне кеше берничә мең еллар элек үзенә ияләштергән. Ләкин аңа кадәр үк инде кешеләр кайбер кошларның үзләре яшәгән җирдән йөзәр, хәтта меңәр чакрым ераклыктан үз ояларына кайта белүләренә игътибар иткәннәр. Пространствода шулай яхшы ориентлаша торган кошларга карлыгачлар, үрдәкләр һәм билгеле инде, күгәрченнәр кергән. Хат җибәрү өчен иң уңайлы кош булып ни өчен нәкъ менә күгәрчен кулланыла башлаган? Чөнки күгәрченнәр читлектә дә үзләрен бик әйбәт хис итәләр һәм бала чыгаралар. Алар тиз очалар һәм бик әйбәт күрәләр. Өстәвенә, үзләре бик көчле дә, монысы аеруча әһәмиятле, чөнки хатларның шактый авырлары да була. Күгәрчен 20 еллап яши, шуның унбиш елын почта хезмәтендә файдаланырга мөмкин. Ул сәгатенә уртача 60-70 чакрым юл үтә, кайберләре хәтта 100 чакрымга да җиткерергә мөмкиннәр. Көчле күгәрчен үз авырлыгының өчтән бере кадәр, ягъни 80-90 грамм йөк күтәреп оча ала.


Ачылмаган сер


Билгеле, табигатьтәге бөтен күгәрчен дә почта ташырга сәләтле була алмый. Аның өчен иң чыдам, көчле һәм иң мөһиме – таныш түгел пространствода юл табып ориентлаша белә торганнарын гына сайлап алганнар. Каядыр хат җибәргәнче, күгәрченне башта бик әйбәтләп өйрәткәннәр. Өйрәтү 2-3 айлык вакыттан башланган. Күгәрченне оясыннан ераккарак алып китеп, кире кайтырга мәҗбүр иткәннәр. Өйрәтүнең икенче елында инде күгәрчен йөзәр чакрым ераклыктан үзе яшәгән җиргә очып кайтырга күнеккән. Күгәрченне шулай туган оясына кайтырга нәрсә мәҗбүр итә соң? Төп сәбәп: ата күгәрченнең – анасына һәм, киресенчә, анасының атасына тартылуы һәм балаларына карата ата-аналык хисләренең көчле булуы. Иң кыска юлны табып, алар шулай ничек үз парлары һәм балалары янына тиз кайтып җитәләр? Бу сорауга әлегә кадәр җавап табылмаган. Моның серенә төшенү өчен галимнәр күп төрле тәҗрибәләр, сынаулар үткәреп караганнар. Күгәрченне бутау, юлны саташтыру өчен аны меңәр чакрым ераклыктагы бөтенләй таныш булмаган җирләргә алып киткәннәр. Юлда төрле борылышлар ясаганнар, хәтта йоклатып та караганнар. Әмма барысы да бушка киткән. Күгәрчен юл табу сәләтен беркайчан да югалтмаган. Шундый кызык бер очрак билгеле. Франциядән күгәрченне Германиягә алып киткәннәр. Дүрт елдан соң гына аны иреккә чыгарганнар. Икенче көнне үк күгәрчен Париждагы үз оясына кайтып төшкән.


Камалыштагы Париж


Француз биологы Шнейдер күгәрченнәр кояшка карап ориентлаша дип исәпләгән. Алар яктыртучы күк җисеменең үзгәрешен исәпкә алалар һәм вакытны тоюга бик сизгерләр икән. Кайбер белгечләр күгәрченнәр Җирнең магнит көче буенча да ориентлашалар дип санаган. Тикшерү өчен күгәрченнәргә кечкенә магнитлар беркеткәннәр, янәсе магнит аларны юлдан яздырырга тиеш булачак. Ни кызганыч, бу сынау да барып чыкмаган. Магнитлы күгәрченнәр үз ояларына бик тиз кире әйләнеп кайтканнар.

Күгәрчен почтасы дәүләт хезмәте буларак беренче тапкыр 1870-1871 елларда Пруссия гаскәрләре тарафыннан камалышта калган Парижда барлыкка килгән. Париж 4 ай буе камалышта яшәгән. Шушы вакыт эчендә күгәрченнәр аркылы 150 мең хәбәр җибәрелгән. Французлар хат җибәрү эшен техник яктан искиткеч шомартканнар. Алар озын текстларның 800 тапкыр кечерәйтелгән фотографияләрен эшләгәннәр. Бу сурәт коллодий пленкага төшерелгән. Нәтиҗәдә 3х5 см зурлыгындагы хат барлыкка килгән. Аның авырлыгы бары 0,05 грамм булган. Пленканы төреп, каз каурые эченә тыкканнар да, балавыз белән томалап куйганнар. Каурыйны күгәрченнең канатларына яки аягына беркеткәннәр. Канатлы хат ташучы шундый хатларны берьюлы унарны алып оча алган. Микрофотосурәтләрне алганнан соң, проектор ярдәмендә зурайтып, зур экранда укыганнар.


Полковник


Дошманнар ничек кенә булса да почта күгәрченнәрен юк итәргә тырышканнар. Аларга мылтыктан атканнар, артларыннан куарга бөркетләр һәм лачыннар җибәргәннәр. Ләкин французлар почта күгәрченнәрен саклау җаен да уйлап тапканнар. Алар күгәрчен койрыгына миниатюр сыбызгылар беркеткәннәр. Сызгыру тавышы ерткыч кошларны куркыткан.

Күгәрчен почтасының өстен якларын күреп, французлар үрнәгендә бүтән илләр дә үзләрендә дәүләти күгәрчен почтасы хезмәтен керткәннәр. 1875 елда Русиядә беренче күгәрчен почтасы станциясе Петербургта барлыкка килгән. Бераздан шундый станцияләр Мәскәүдә, Киевта, Севастопольдә, Одессада, Смоленскида һ.б. шәһәрләрдә ачылган.

Рус армиясендә күгәрчен почтасы 1887 елдан эшли башлаган. Башта күгәрченнәрне Бельгиядән алдырганнар, әмма тиздән аларны Русиянең үзендә үстерергә һәм өйрәтергә керешкәннәр. Армиядә күгәрченнәрне карап-тәрбияләп торучы махсус кешеләр барлыкка килгән. Күгәрчен йомыркадан чыгып 8 көн үткәч, аның аягына дәүләт гербы, туган көне һәм номеры язылган тимер балдак кидергәннәр.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында сугышучы илләрнең барысы да күгәрченнәрне бик күп кулланганнар. Алар хәтта хәрби корабларда да булганнар. Аеруча зур хезмәт күрсәткән батыр кошларны орден-медальләр белән бүләкләгәннәр. Мәсәлән, Британия армиясендәге 888нче номерлы почта күгәрчененә полковник дәрәҗәсе бирелгән. Үлгәннән соң ул күгәрченне, югары дәрәҗәдәге хәрбиләрне җирләгән кебек, җир куенына тапшырганнар. 1918 елда Шер Ами дигән почта күгәрчененә Француз армиясенең тәресе бирелгән. 1946 елда Солдат Джон дигән күгәрчен меңләгән кешенең гомерен саклап калган өчен Дикин медаленә лаек булган.


Күгәрчен почтасы яши!


Кызыл Армиядә күгәрчен почтасы 1929 елда оешкан. Шунысын да әйтергә кирәк, ул чорда күгәрчен тотучы кешеләргә караш уңай булмаган. Хөкүмәт бу эшнең дәүләткә зыян китерүеннән шикләнеп, күгәрчен асраучы һәвәскәрләрне махсус исәпкә алынырга һәм теркәлергә мәҗбүр иткән.

Бөек Ватан сугышы башлангач, бу таләпләр тагын да кырысланган. Нимесләр Мәскәүгә якынлашкач, өч көн эчендә күгәрчен асраучыларның бөтен күгәрченнәрен милициягә тапшыртканнар. Үз чиратында нимесләр дә басып алган җирләрендә җирле халыктан бөтен күгәрченнәрен тартып алганнар һәм юкка чыгарганнар.

Сугыш вакытында Совет армиясендә күгәрченнәр беренче чиратта разведкада кулланылган. Ләкин, хәрбиләр әйтүенчә, күгәрчен почтасы штаблар, полклар, дивизияләр арасында да тиз хәбәр җиткерү өчен файдаланылган. Көн дәвамында йөзләгән күгәрчен 20-30 юнәлештә хат күтәреп очкан.

Сугыш беткәч күгәрчен почтасы станцияләре бетерелгән. Ләкин башка илләрдә күгәрчен почтасы бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә. Мәсәлән, Швейцариядә меңләгән күгәрчен ашыгыч хәбәрләрне җиткерүдә файдаланыла. Англиядә һәм Франциядә миллионга якын почта күгәрчене исәпләнә. Алар илнең ерак районнарындагы сырхауханәләрдән тикшерү лабораторияләренә анализ өчен кан ташыйлар. Һиндстанда сайлау көннәрендә үтү өчен кыен булган районнардан мәгълүматларны күгәрченнәр белән җибәрәләр. “Кыңгыр” эшләр белән шөгыльләнүче күгәрченнәр дә бар. Әфганстан һәм Пакыстан наркобароннары героин чыгару өчен дистәләгән, йөзләгән күгәрчен көтүләре тоталар. Почта күгәрченнәренең бүгенге токымнары сәгатенә 140 чакрым тизлек белән очып, 3000 чакрым юлны үтәргә сәләтле.

Почта күгәрченнәре бүгенге интернет заманында да кирәк һәм еш кулланыла. Дөньяның 60 илендә почта күгәрченнәре хезмәтеннән файдалану шуны күрсәтә. Кем белә, бәлки тиздән смс укуга караганда күгәрчен канатында хәбәр алу күпкә күңеллерәк һәм истә калырлык та булыр әле.